news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел 139,4 чакрым федераль автомобиль юллары ремонтланачак

Эшләрнең шактый күләме “Волга” М7 трассасында барачак.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда быел 139,4 чакрым федераль автомобиль юллары ремонтланачак, шул исәптән 25,8 чакрымына капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта Россия транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләрнең шактый күләме “Волга” М7 трассасында барачак. Биредә 25,8 чакрым озынлыктагы Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга районнары аша узучы дүрт кишәрлектә капиталь ремонт булачак.

Моннан тыш, Лаеш һәм Әлмәт районнарында Казахстан белән чиктәш Казан – Оренбург – Акбүләк Р-239 автомобиль юлының 22,4 чакрымында капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot