news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 132 футбол дәресе оештырылган

Сентябрьдән декабрьгә кадәр футбол дәресләрендә барлыгы 12 540 укучы катнашкан.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Быел Татарстанда 132 футбол дәресе үткәрелгән, дип хәбәр итә республиканың “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының Халыкара мәгълүмат үзәге.

“Футбол дәресе”нең чираттагы этабы быел 1 сентябрьдә Казанның 75 нче гимназиясендә Казан мэры, “Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин һәм 2018 елдагы дөнья чемпионаты Илчесе, “Рубин” командасы уенчысы, капкачы Сергей Рыжиков ачып җибәргән иде.

Сентябрьдән декабрьгә кадәр әлеге проект Татарстанның 8 шәһәрен, Казанның 15 югары уку йортын һәм 40 мәктәбен колачлады. Футбол дәресләрендә барлыгы 12 540 укучы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100