news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 13 мең литр ялган аракы әйләнештән алынган

2018 елда законсыз алкоголь әйләнеше белән бәйле 35 җинаять ачыкланган.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 2018 ел башыннан республикада 13 мең литр ялган аракы һәм составында спирт булган продукция законсыз әйләнештән алынган. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта хәбәр ителде булды.

“Ел башыннан ТР Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре трафыннан 4 024 алкоголь базары, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 70 579 автомобиль тикшерелде. Законсыз әйләнештән 13 184 литр ялган аракы һәм составында спирт булган продукция сатудан алынды”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин.

2018 елда законсыз алкоголь әйләнеше белән бәйле 35 җинаять ачыкланган.

“Узган ел Россиянең кайбер субъектларында гражданнар күпләп агуланды. Ничек кенә яңгырамасын, республика халкы суррогат аракы эчеп агуланмасын өчен, Татарстанда сыйфатлы аракы белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Татарстанга керүче рәсми булмаган контрафакт эчемлек каналларын ачыклау – безнең бурыч. Бу планда инде без биш еллап эш алып барабыз”, – диде идарә тармагы башлыгы.

Илдар Сафиуллин шулай ук идарәнең Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелүгә өлеше барлыгын әйтте.

“ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Дәүләт Советы аркылы, Җинаять кодексын камилләштерү өлкәсендә дә җитди эшли. Без 5 ел эчендә ялган аракы эшли торган төркемнәрне дә ачыклый алдык”, – диде идарә башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда узган ел 2,5 меңнән артык икътисади җинаять очрагы ачыклануын, сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшерү эшләре дәвам итәчәген һәм быел республикада ялган акчадан файдалану очраклары ачыклануы турында да язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100