news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 123 сугыш ветераны тораклы булачак

Моның өчен 156,1 миллион сум акча бүленгән.

 (Казан, 2 май, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты фәрманы белән сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы эшләп килә. Агымдагы елда 123 сугыш ветераны торак шартларын яхшырта алачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан  хәбәр иттеләр.

2017 елда бу программа кысаларында Татарстан бюджетыннан 156,1 млн. сум акча бүленгән. 29 кеше быелгы торак программасына кермәгән. Алар арасында Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм анда катнашучылар юк. Аларны тораклы итү өчен тагын 36,84 млн. сум акча кирәк. 

Исегезгә төшәрәбез, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы 2006 елдан бирле гамәлдә. Әлеге эшкә шул елдан бирле 19,71 млрд. сум акча тотылган. 19 мең ветеран торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә куелган, 18 971е тиешле субсидияне алган.
 
Сүз уңаеннан, республикада бүген 55 034 сугыш ветераны яши
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100