news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел 108 объект мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яраклаштырылган

Алар өчен 12 гомуми белем бирү учреждениесе булдырылган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда быел 108 объект мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яраклаштырылган, шул исәптән 12 гомуми белем бирү учреждениесе булдырылган. Бу мәгълүматны Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарсан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Министр “Җәмгыяви киңлек” программасына аерым тукталды, аның буенча бөтен республикада 68 объект төзекләндерелергә тиеш.

Аның сүзләренчә, бүгенгә 30 объектта эш төгәлләнгән. 38 объектта эш бара, аларның 28ендә эш төгәлләнгән диярлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot