news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бухгалтерларның уртача хезмәт хакы 73 мең сум тәшкил итә

2025 елда Татарстанда бухгалтерның уртача хезмәт хакы 73 074 сум булган. Бу хакта «Татар-информ»га HR-белгеч Зулия Лоикова хәбәр итте.

«Шул ук вакытта бу белгечләрнең керем күләме бухгалтерлар эшләүче оешмага бәйле. Әгәр бухгалтер 15 кешегә кадәр хезмәткәре булган микропредприятиедә эшләсә, аның хезмәт хакы уртача 32 940 сум тәшкил итә. 100 кешегә кадәр хезмәткәре булган кече предприятиедә мондый белгечләргә якынча 49 410 сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Уртача (100 кешедән артык) предприятиедә – 60 490 сум, ә зур (250 кешедән артык) оешмада – 76 860 сум», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Үз чиратында, бюджет өлкәләрендә эшләүче бухгалтерлар 43 920 сум ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot