news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бурычлы затларны ишегалларындагы видеокамералар ярдәмендә эзләячәкләр

Суд приставлары бурычлы затлар белән эшләүнең яңа алымын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бурычлы кешеләрне урамда һәм ишегалларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә эзли башлаячаклар. Республиканың баш приставы вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.

«Республика урамнарында «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» проекты кысаларында видеокамералар урнаштырылган. Автомобильләр табылган очракта, алардагы мәгълүмат суд приставларына тапшырылачак», - дип хәбәр итте Игорь Безуевский.

news_right_1
news_right_2
news_bot