news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бурычлы 2440 кешенең машина йөртү хокукы чикләнгән

Бу карарларның 2318е алиментлар түләү җаваплылыгына кагыла: җыелган бурыч 575,8 миллион сумны тәшкил итә.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). 2016 елда Татарстанда суд приставлары бурычлы кешеләрнең кайбер очракта машина йөртү хокукын чикләү вәкаләтенә ия булган иде. Беренче чиратта бу чара алиментлар түләмәүчеләргә кагылды. Үткән елда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе тарафыннан вакытлыча машина йөртү хокукын чикләү буенча 2440 карар чыгарылды, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
 
Сүз барлыгы 660 миллион сумлык бурыч турында бара. Карарларның 2318е алиментлар түләү җаваплылыгына кагыла (бу өлкәдә барлыгы 575,8 миллион сум бурыч җыелган). Әлеге күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, барлыгы 137 миллион сум түләтелгән. 2017 ел башыннан суд приставлары транспорт йөртү хокукын чикләүче инде 50 карар чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100