news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Көндез +8 градус җылы булачак.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда юеш кар көтелә. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр.

Көндез көчле җил сакланачак, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганасы +8 градуска кадәр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100