news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран сәбәпле, юлларда күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак була

Татарстанда буран сәбәпле, юлларда күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак була
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда якшәмбе начар һава торышы саклана. Кар күп ява һәм буран, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак була, көньяктан көчле җил исә, вакыты белән аның тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә билгеләп үтүләренчә, көндез һава температурасы 0..-5 градус, кич -12 градуска кадәр төшәчәк.

Кар күп яву сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot