news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Буран» планы гамәлгә кертелде

Татарстанда «Буран» планы гамәлгә кертелде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

4 гыйнварда 14:00 сәгатьтән Татарстанда кышкы чорда автомобиль һәм тимер юл транспортының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү буенча министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның эш планы – «Буран» планы кертелде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаралар начар метеорологик күренешләрнең нәтиҗәләрен бетергәнче гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карар кабул итте. Ул регионның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары булып тора.

Планны гамәлгә кертү һава шартларының начараюы, аерым алганда, күп кар яву һәм автомобиль юлларында кар көртләре барлыкка килү белән бәйле.

Республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре «Буран» планы чараларын үтәү өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны җәлеп итүне оештырырга тиеш.

Муниципаль районнар башлыклары һәр алты сәгать саен планның үтәлеше турында Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсенең оператив дежур сменасына хәбәр итәргә тиеш.

Моннан тыш, муниципаль хакимият халыкка автомобиль юлларының торышы турында вакытында хәбәр итәргә тиеш.

Җәлеп ителгән көчләрне һәм чараларны куллануны координацияләү һәм контрольдә тоту республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына йөкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot