news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм томан көтелә

Синоптиклар иртәгә республикада көчле җил чыгуы турында кисәтә.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары иртәгә, 14 декабрьдә, республикада буран һәм томан төшүе турында кисәтә.

Ккөньяктан искән җилнең секундына 15-20 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал Шулай ук буран аркасында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Һава температурасы төнлә  -1..-6, көндез исә -2..+2 градус булачак.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100