news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм көчле кар явуы көтелә

8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава шартлары бозылачагы фаразлана.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Синоптиклар Татарстанда һәм Казанда 8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава торышы бозылачагы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Төнлә Казанда көчле кар явачак. Юлларда кар көртләре булыр, дип фаразлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot