news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран, шулай ук күз күреме 500 һәм аннан да кимрәк булган томан, бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар,  юеш кар, пыскак яңгыр һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 2-7, көндез 2 градус салкыннан  2 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

Алдагы төндә Казанда 3-5 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар, юеш кар, пыскак яңгыр һәм бозлы яңгыр яварга мөмкин.

21 декабрьгә каршы төндә Татарстан буенча болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, кыска вакытлы буран, бозлавык булыр дип фаразлана. 4 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100