Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран, шулай ук күз күреме 500 һәм аннан да кимрәк булган томан, бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар, юеш кар, пыскак яңгыр һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары - 2-7, көндез 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Алдагы төндә Казанда 3-5 , көндез - 1-3 градус салкын. Болытлы һава, кар, юеш кар, пыскак яңгыр һәм бозлы яңгыр яварга мөмкин.
21 декабрьгә каршы төндә Татарстан буенча болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, кыска вакытлы буран, бозлавык булыр дип фаразлана. 4 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз