Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда буран һәм көчле җил
Төнлә 10 градуска кадәр салкын
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, төнлә һәм көндез республикада һәм Казанда урыны белән көньяк, көньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с (Казанда – 16 м/с) тизлектә җил. Шулай ук төнлә кар явачак, буран, күз күреме 1000 метр яки аннан да кимрәк булырга мөмкин, юлларда – кар көртләре һәм бозлавык.
Төнлә 10 градуска кадәр салкын, көндез – 1-6 градус.
Казанда болытлы һава, кар һәм бозлы яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура 5-7 градус салкын тәшкил итә, көндез – 2-4 градус.
5 февраль төнендә Татарстанда болытлы һава. Кар, юеш кар, урыны белән буран һәм бозлавык булачак. Температура 8 градус салкын, ТР ның көнчыгыш районнарында 11 градуска кадәр салкын. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз