Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерәләр
Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе буран һәм бозлавык вакытында саклык чараларын искә төшерә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Бүген кичке алтындан иртәнге алтыга кадәр республикада һава торышы начарлануы көтелә.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык һәм буран вакытында табаны таймый торган аяк киеме кияргә һәм сак йөрергә киңәш итә.
Машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, транспортның торышына игътибарлы булырга, ә тукталышларда уткайтаргыч элементлары булган кием кияргә киңәш итә.
Җәяүлеләргә юл аша чыкканда, якында машина булмавын карарга һәм махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз