news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм бозлавык вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртәләр

Бүген һәм иртәгә республикада һава шартларының начарлануы көтелә.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җирле халыкка һава торышы вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, бүген кичке сәгать алтыдан соң һәм иртәгәге кичке сәгать алтыга кадәр республикада секундына 22 метрга кадәр көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, машиналарның техник торышына игътибар итәргә һәм торак пунктлардан читтә йөрүдән баш тартырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан гына юл аркылы чыгарга, баручы транспорт агымы уңаеннан гына хәрәкәт итәргә, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100