Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
24 февральдән 25енә каршы төндә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәр дип көтелә. 24 февральдән 25енә каршы төндә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар машина йөртүчеләрне иртән һәм көндез юлларда кар көртләре, шулай ук бозлавык хасил булачагы хакында кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз