Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда буран һәм 16 градус салкын булачак
25 ноябрьдә көндез бозлавык һәм көчле җил көтелә.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозыла, буран булачак һәм күз күреме 1-2 километрны тәшкил итәчәк.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән кар явачак, көндез җепшек кар көтелә. Шулай ук көндез көчле бозлавык, секундына 16 метрга кадәр тизлектә көчле җил фаразлана.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы -7..-12 градуска, ә көнчыгыш районнарда -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -6..-1 градус салкын көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз