news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава торышы шартлары сизелерлек начарланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.

20 гыйнварда көн ахырында һәм кич, 21 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шулай ук Казанда буран булачак, 1-2 километрга кадәр күз күреме начарланачак.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан секундына 16-21 метр тизлектә (Казанда – 18 метр) көчле җил көтелә.

Бофорт шкаласы буенча, 13,9 – 17,1 м/с тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 м/с тизлектәге җил бик көчле, ә 20,8 – 24,4 м/с тизлектәге җил штормлы булып санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot