news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран, көчле җил көтелә, юлларга кар салачак

Татарстанда 22 февраль кичендә, төнлә һәм 23 февральдә көндез һава торышы бозылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кар явуы фаразлана, бигрәк тә көньяк һәм көнчыгышта. Күзнең күрү сәләтен 1000 метрга кадәр киметә торган буран, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә, юлларга кар салачак.

Төнлә һава температурасы -10..-15 градус булачак, урыны белән -18..-23 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -18..-23 градуска кадәр суык була.

news_right_1
news_right_2
news_bot