news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран, көчле җил һәм -3 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда буран, көчле җил һәм -3 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда карлы һәм бик җилле һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак. Тәүлекнең якты вакытында төбәктә, Казанны да кертеп, кар ява. Буран чыгачак, кайбер урыннарда көчле буран көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, республикада кисәтү игълан ителде.

Көньяк-көнчыгыштан 15-20 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Шул ук вакытта, аның тизлеге урыны белән секундына 22 метрга, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, 25-27 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Республикада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -3..-8 градус, Казанда -3..-5 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot