Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда буран, көчле җил һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген, 4 февральдә, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы саклана, әмма температура фоны бераз кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак, бераз кар явачак. Кайбер урыннарда буран көтелә, буран вакытында күз күреме начарая.
Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайвакыт аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр (Казанда 14 метрга кадәр) көчәя. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Татарстанда һава температурасы -1..-7 градус, республика башкаласында -4..-6 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз