news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран көтелә

Синоптиклар шулай ук кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр дә фаразлый

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда буран, бозлавык барлыкка килү ихтималы бар.

16 гыйнварда төнлә һәм көндез 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында иң салкыны булса, көньяк-көнбатышта - иң җылысы.

Иртәгә Казанда болытлы һава, кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр булуы ихтимал. Төнлә һәм көндез 0-2 градус салкын.

16сыннан 17сенә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. 5-10 градуска, ә аязган вакытта һәм республиканың көнчыгышында 15 градуска кадәр суык. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.      

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100