Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Бүген кич һәм иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Аерым алганда, республикада, шул исәптән Казанда да, күз күреме 1000 метр һәм аннан да азрак булган бураннар уйнаячак.
Моннан тыш, төбәктә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил, ә 16 гыйнварда тәүлекнең якты вакытында аерым урыннарда һәм тизлеге 23 м/с кадәр (Татарстан башкаласында 15-20 м/с) җил исәчәк.
Элегрәк Казан федераль университеты метеорологы Тимур Әүхәдиев казанлыларны аномаль җылылык һәм күп итеп кар яву турында кисәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз