news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Бүген кич Татарстанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1 мең метрга кадәр начараячак, көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана. 18  ноябрьдә төнлә һәм көндез һава торышының начарлануы дәвам итәчәк.

 Төнлә һава температурасы -5-7 градус, көндез -1-3 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100