news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран көтелә

Иртәгә, 12 февральдә, Татарстанда җылы, әмма карлы һәм җилле һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Күк болытлы калачак. Бөтен төбәктә бераз кар явачак (төнлә кайбер урыннарда). Иртән һәм көндез аерым районнарда, шул исәптән Казанны да кертеп, буран көтелә.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк талгын җилнең тизлеге кайвакыт (иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә) 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -6..-11 градус (ТР башкаласында -6 ..-8 градус) тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава -3..-8 градуска кадәр җылыначак (Казанда -4..-6).

news_right_1
news_right_2
news_bot