news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм кар явуы көтелә

Татарстанда буран һәм кар явуы көтелә
Фото: «Татар-информ»

Бүген, 17 декабрьдә, Татарстанда чираттагы төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты тәэсирендә дымлы, болытлы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Кар һәм җепшек кар явуы фаразлана. Кайбер районнарда, шул исәптән Казанда да, буран көтелә. Иртән дә, көндез дә урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәя (ТР башкаласында — 14 метрга кадәр). Юлларда кар көртләре, бозлавык барлыкка килә.

Көндез һава температурасы 0 дән -5 градуска кадәр тәшкил итәчәк (Казанда -1дән -3 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot