news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран һәм -8 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Татарстанда буран  һәм -8 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дүшәмбе көнне, 9 декабрьдә, Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән ул секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез максималь температура -3-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100