news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Иртәгә, 27 гыйнварда, Татарстанда салкынча, шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар һәм җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал, төнлә кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин (шул исәптән, Казанда да).

Көньяк-көнбатыштан искән талгын җил, көчәеп, урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Төбәктә һава температурасы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -5..-10 (Татарстан башкаласында -5..-7), көндез -3..-8 градус (Казанда -3..-5) тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча Татарстанда мондый һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot