news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран чыгуы көтелә

Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин.

Татарстанда буран чыгуы көтелә
Рамиль Гали

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары иртәгә, 5 мартта һава торышы начарлануы турында кисәтә. Республика территориясендә урыны белән, төнлә һәм көндез, буран вакытында, күз күреме 500 метрга кадәр начараерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге кисәтә.

Көньяк-көнчыгыштан 15-17 м/с тизлектә җил исәчәк, кар явуы һәм бозлавык булуы көтелә.

Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot