news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран, бозлавык, томан һәм нуль градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда буран, бозлавык, томан һәм нуль градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 21 декабрьдә, чираттагы Атлантик циклонның җылы фронты Татарстанга карлы һәм тотрыксыз һава торышы китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы булачак. Бераз кар ява дип фаразлана. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, бураннар чыгачак, күз күреме бер-ике километрга начараячак һәм бозлавык барлыкка киләчәк.

Иртә белән кайбер урыннарда төнлә үк төшкән томан саклана. Төбәк юлларында, шул исәптән аның башкаласында да, урыны белән көчле бозлавык.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектәге җил кайбер урыннарда 15-18 м/с тизлек белән көчәячәк (Казанда-15 м/с кадәр генә).

Шактый салкын төннән соң (көнбатышта -8 градуска кадәр, -15 градуска кадәр, ә аязганда -20 градуска кадәр – көнчыгышта) көндез Татарстанда һава 0, -5 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – 0, -2 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot