news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран аркасында Аракчино – Югары Ослан боз кичүен япканнар

Боз кичүе үткән шимбәдә эшли башлаган иде һәм аның озынлыгы 3200 метр.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда буран аркасында Аракчино – Югары Ослан боз кичүен япканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген һава торышы начарлану сәбәпле (көчле буран, күз күреме начар), 15.00 сәгатьтә Аракчино – Югары Ослан боз кичүе вакытлыча ябылды”, - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

  • “Татар-информ” элек Аракчино – Югары Ослан боз кичүе шимбә, 22 декабрьдә ачылганлыгын хәбәр иткән иде. 3200 метр озынлыктагы кичүдә хәрәкәт ике юл полосасында оештырылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100