news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда булачак табиблар студент отрядларында катнашачак

Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан медицина университеты һәм Идел Буе федераль округының студент отрядлары штабы хезмәттәшлек турында килеште.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Татарстанда булачак табиблар студент отрядларында катнашачак. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты һәм Идел Буе федераль округының студентлар отрядлары штабы арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә имза куелды, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Килешү булачак медикларны тәрбияләүдә, аларда киләчәк һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле сыйфатларны булдыруда, тәҗрибә алуда этәргеч булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов Россия Студентлар Отрядларының Үзәк штабы комиссары Екатерина Красикова белән очрашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100