news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда булачак буранда саклану кагыйдәләрен искә төшерәләр

Дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы  фаразлары буенча, дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларга һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.

Җәяүлеләргә үтә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100