news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: «Татар-информ»

Чәршәмбе, 12 августта, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез һәм кичен секундына 15 метрга кадәр көчәя. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя. Көндез башкалада +23..+25 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot