news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +28 градуска кадәр җылы булачак

Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +28 градуска кадәр җылы булачак
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, көндез һәм кичен яшенле яңгыр явуы көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеоүзәгендә.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-17 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә температура +12..+17 градус булды, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава, көндез дә, кичен дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Башкалада максималь температура көндез +26..+28 градус тәшкил итәчәк .

news_right_1
news_right_2
news_bot