Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +26 градуска кадәр җылы була
Җомга көнне, 19 июньдә, республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Көндез кайбер районнарда яшен һәм боз яварга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итте. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя. Башкалада максималь температура көндез +22..+24 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз