Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә
Бүген, 25 июньдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада күк йөзе аязучан болытлы булачак. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кайбер урыннарда (әмма Татарстан башкаласында түгел) яшенле яңгырлар булуы мөмкин.
Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә дип фаразлана. Җилнең кыска вакыт аралыгында, шул исәптән, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 15 метрга кадәр генә) көчәю ихтималы бар.
Республикада һава температурасы көннең якты вакытында 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Республика башкаласында һава +21.. +23 градуска кадәр җылыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз