news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм томан көтелә

Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм томан көтелә
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Җомга көнне, 31 июльдә, республикада аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя.

Көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.

Казанда аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исә. Көндез башкалада +21..+23 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot