news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яңгыр һәм томан фаразлана

Татарстанда бүген яңгыр һәм томан фаразлана
Фото: © Илнар Төхбатов / «Татар-информ»

Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр ява. Иртән кайбер районнарда томан булу ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Һава температурасы +3.. +8 градуска кадәр була, кичкә көнбатыш районнарда 0.. +3 градуска кадәр салкынайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot