news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яңгыр фаразлана, һава температурасы +26 градуска кадәр күтәрелә

Шимбә көнне, 8 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Ләкин, кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+18 тәшкил итте, көндез ул +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк, дип фаразлый Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Бу шимбәдә җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә булачак. Көндез урыны белән аның тизлеге секундка 14 метрга, ә яшен вакытында 15-18 м/с кадәр көчәя ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot