Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген яңгыр, җепшек кар явачак һәм көчле җил саклана
Бүген, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак, циклонның салкын тыл өлеше тәэсирендә температура төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә болытлы һава, төнлә үк башланган яңгыр һәм җепшек кар көндез дә явуын дәвам итәчәк.
Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 10-15 метр тәшкил итә, ә урыны белән 18-23 метрга кадәр көчәя (шул исәптән ТР башкаласында да).
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил вакытында саклык чаралары турында искә төшерделәр. Кичә ул Казанда һәм республиканың берничә районында, шул исәптән Әлки үзәк район хастаханәсендә, ун бинаның түбәсен җимергән. Менделеевскида 28 яшьлек кыз имгәнгән.
Шактый салкын төннән соң (0 дән +3 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава 5-10 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +5...+7 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз