news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген яңгыр, җепшек кар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда бүген яңгыр, җепшек кар һәм көчле җил көтелә
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Дүшәмбе, 6 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз яңгырлар явачак, көнбатыш районнарда карлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр да булырга мөмкин.

Көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булачак. Республиканың көнчыгышында һава +13 градуска кадәр җылыначак.

Казанда шулай ук яңгырлы һава торышы көтелә. Төнлә температура +2...+4 градуска кадәр төшә, көндез +7...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot