news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген төнлә ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде

Бүген төнлә 3:52 сәгатьтә Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итте.

Татарстанда ракета һөҗүме куркынычы режимы игълан ителү сәбәпле, Казанда сиреналар кушылды. Тавыш көчәйткечләр аша һава һөҗүме куркынычы турында кисәтү яңгырады. Шәһәр халкына иминлек чараларын күрергә киңәш ителде.

«Казан» халыкара аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиация хәбәр итте.

Соңрак Казанда һава һөҗүме куркынычы бетү турында сигнал яңгырады. Татарстан территориясендә ракета һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды.

«Казан» халыкара аэропортында кертелгән вакытлыча чикләүләр шулай ук гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot