news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген томан һәм бозлавык көтелә, һава +12 градуска кадәр җылыначак

Татарстанда бүген томан һәм бозлавык көтелә, һава +12 градуска кадәр җылыначак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Иртән урыны белән томан булырга мөмкин, юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көндез һава температурасы +4...+9 градус, урыны белән +12 градуска кадәр җылы булачак. Җил көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.

Казанда һава +7...+9 градус җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot