news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бүген соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Татарстанда бүген соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 27 апрельдә агымдагы елда соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«6 ярминкә көне йомгаклары буенча 392,1 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Фермерлар 607,4 тонна яшелчә, шул исәптән 329,2 тонна бәрәңге, шулай ук 105,7 тонна сөт, 239,8 тонна шикәр, 1,3 млн данәдән артык тавык йомыркасы, 481,5 тонна ит саткан», диелә хәбәрдә.

Ярминкәдә 33 муниципаль район катнаша, 4,8 мең берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Казанда ярминкә мәйданчыклары 6.00-13.00 сәгатьләрдә эшли. Авиатөзелеш районында сәүдә Дементьев, 7 һәм Ленинград, 27, ә Вахитов районында Татарстан, 53 һәм Чехов, 2 адреслары буенча эшли.

Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре Батыршин, 20, Краснококшайская, 150/2 һәм Революционная, 12 адреслары буенча уза.

Яңа Савин районында Татарстан аграрийларның продукциясен Лаврентьев, 10 һәм Ямашев, 71а, Идел буе районында Зорге, 66 һәм Фучик, 64, Совет районында Аграрная, 2 һәм Липатов, 7 адреслары буенча урнашкан мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин.

«Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново авылында Садовая,9 урамындагы сәүдә үзәге парковкасында оештырылды.

Гудованцев урамында сәүдә мәйданчыгы якшәмбе ачыла.

Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстанда 16 мартта башланды. Киләсе ярминкәләр сентябрь уртасында эшли башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100