news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген соңгы көчле салкыннар көтелә

Татарстанда бүген соңгы көчле салкыннар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сишәмбе, 10 мартта, республикада соңгы көчле салкыннар көтелә, аннан соң сизелерлек җылыну көтелә. Урыны белән бераз кар һәм йомшак буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 метр, көндез секундына 14 метрга кадәр булачак. Юлларда бозлавык сакланачак.

Төнлә республикада температура -23...-28 градус иде, урыны белән -29...-34 ка кадәр көчәйде. Иртәнгә температура -15...-20, урыны белән -25 ка кадәр күтәреләчәк. Көндез -6...-11 кадәр, көнчыгыш районнарда -12...-16 кадәр җылына.

news_right_1
news_right_2
news_bot