news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә

Татарстанда бүген кыска вакытлы яңгыр көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда 18 апрельдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы да ихтимал. Иртән томан көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитә.

Көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot